Дамир Гарифуллин лауреат билгесе белән бүләкләнде
.
Сарман районының почетлы гражданы, тарихчы, күренекле шагыйрь, күпсанлы әдәби премияләр лауреаты, галим, академик, робагыйлар остасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Советлар Союзының Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Дамир Гарифуллин, әдәбияттагы казанышлары өчен, ТР Мәдәният министрлыгының hәм ТР Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе hәм лауреат билгесе белән бүләкләнде. Без Дамир Хәйрулла улын ихластан котлыйбыз hәм ныклы саулык, киләчәктә дә иҗат рухы телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев