Беренчеләргә мәктәп букчалары бүләк иттеләр
Бүген район үзәгенең Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе үткәрелде.
Аның кысаларында районның 55 булачак укучысына – аз керемле, күп балалы, әтиләре махсус хәрби операциядә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка укырга керүче малайларга һәм кызларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Чара кунаклары – район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, “Бәхетле” компанияләре төркеменең җитештерү бүлеге белгече Эльвира Әсләмова матур теләкләрен җиткерделәр, хәерле уку елы теләделәр. Рияз Фоат улы мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйловага 150 мең сумлык һәм 600 дәреслек алырга сертификат тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев