САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бер сәбәпсез кешеләргә ташланган хайваннарда котыру авыруы булуы ихтимал

Эт тешләгән, песи тырмаган дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә үз хуҗасына ташланган хайваннан сак булырга кирәк. Бу очраклы булмаска мөмкин.

Соңгы араларда юлларда төлке, кабан кебек кыргый хайваннар да күп очрый башлады. Аларның җәмәгать урыннарында да йөрүләрен күрүчеләр бар. Белгечләр әйтүенчә, халык арасына чыгарга курыкмыйлар икән, димәк, аларның котырган булуы ихтимал.

Беркөнне Нөркәй авылында яшәүче бер абзыйны йорты тирәсендә бәйсез йөргән эт тешли. Бу хәбәр халык арасында тиз тарала, шул исәптән авылдашлары — район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафинга да ишетелә. Ул каза күрүчегә тиз рәвештә котыруга каршы прививка кадатырга тәкъдим итә һәм 10 көн дәвамында этне дә ныклы контрольдә тотарга куша. 

Хайван тешләгән очракта, тиз рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәхетсезлек очрагы теркәлми торып, ветеринария хезмәтенә дә хәбәр итмиләр. Ә чынлыкта исә, зыян күргән кешегә 90 көнгә кадәр тиешле ярдәм күрсәтелергә, укол кадалырга тиеш. Ә тешләгән хайван күзәтү астына алына. Әгәр ул 10 көн эчендә үлми икән, димәк, ул сәламәт санала. Бу очракта кешегә вакцина кадауны туктаталар. Котыру авыруы хайваннан аның селәгәе аша йога. Әгәр хайван үлсә, ул 24 сәгать эчендә Казанга тикшертүгә җибәрелергә тиеш. Халыкның битараф булмавын сорар идем. Бигрәк тә төлкеләргә карата сак булырга кирәк. Авыру төлке үлә, дигән гарантия дә юк, чөнки ул авыруны йөртүче генә дә булырга мөмкин, - диде районның баш ветеринары.   

Ә Нөркәй очрагында лаборатор тикшерү нәтиҗәсе этнең авыру икәнен күрсәткән. Котырган этне, йоклатып, ветеринарлар яндырганнар. Хайван йөргән ихаталарда дезинфекция үткәрелгән. 

Бүгенге көндә авылдагы барлык этләргә, малларга вакцинация ясала. Авылларда хуҗасыз этләрне аулау бара. Моңа халык үзе дә битараф булмасын иде. Бу яктан шәһәр халкы бик пунктуаль. Алар эте-песиенә вакытында прививкасын кадата, - дип дәвам итте сүзен Илсур Вәлиәхмәт улы.    

Организмга эләккәннән соң, котыру авыруын барлыкка китерүче вирус талакка үтеп керә һәм аннан нерв юллары буйлап бөтен организмга тарала, ди ул. Вирус тышкы даирәдә чагыштырмача тотрыклы: түбән температурада ул күп айлар дәвамында яшәүгә сәләтен югалтмый, ә үлгән терлекнең калдыклары таркалганда, тагын 2-3 атна куркынычлыгын саклап кала. Вирусны юк итәр өчен, термик эшкәртү (60°Стан югары температурада 10 минуттан артык яисә 100°С градуста кыска вакытлы) яисә хлорамин, формалин яки селте эремәләре ярдәмендә дезинфекция кирәк.

Ә мөгезле эре терлекнең авыруы, котырып я, киресенчә, тыныч рәвештә узарга мөмкин. Көчле стадия өчен түбәндәге симптомнар хас: башка малларга һәм кечкенә йорт хайваннарына карата кискен хәрәкәтләр ясау, ярсучанлык, кирәгеннән тыш тирләү, төкерек агу, еш бәвел бүлеп чыгару күзәтелә.

Авыруның тыныч формасы терлекнең типик булмаган сүлпәнлеге, аппетиты булмавы, боеклыгы белән аңлатыла. Сыерлар сөт бирүдән туктыйлар, чәйнәү рефлекслары югала, йоту белән бәйле кыенлыклар барлыкка килә.

Югарыда телгә алынган көчле һәм тыныч котыру симптомнары авыруның инкубация чорыннан соң (14 көннән 3 айга кадәр, кайвакыт — бер елга кадәр) килә торган башлангыч стадиясенә хас. Беренче симптомнар барлыкка килеп, берничә тәүлектән соң, сыерларда аскы казналык параличы барлыкка килә, шуннан соң ике пар бот та хәрәкәтсезләнә һәм хайван үлә.

Мөгезле эре терлекнең котыру симптомнарына шулай ук тавышка һәм яктылыкка югары реакция булу, хәтта көзән җыеру, тән калтырануы, гәүдә авырлыгы кимү керә. Кайбер сыерларның, авыру көчәйгәндә, күзләре сукырая.

Авыруны профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле чарасы — ул котыруга каршы вакцина ясату. Заманча вакциналар Paster/RIV вирусының штаммасы базасында әзерләнә, аның активлыгы 2 метрдан артык. Вакцинация үткәрү алдыннан, терлекнең гомуми торышын билгеләү өчен, ветеринарның тикшерү уздыруы кирәк. Прививка бары тик 6 айлык сәламәт сыерларга гына ясала, һәм алга таба һәр 2 ел саен яңартылып торыла. Авыру малны тиз арада башка сәламәтләреннән аерырга кирәк. Ә үлгәннәренең үләксәләрен, санитар норма таләпләренә туры китереп, юк итү мөһим. Шуны да тагын бер тапкыр искәртәсе килә: күпләп я берәмләп эре мал сатып алырга уйлаган очракта, аны бары тик ветеринар белешмәсе булган хуҗалардан гына алу таләп ителә. Бу, беренче чиратта, үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге, сәламәтлеге өчен мөһим, - диде Илсур Мостафин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев