“Бер-береңне кайгырту – үзе дәва”, - диләр Рәшит абый белән Фәния апа
Бүген Сарман авылында яшәүче Рәшит һәм Фәния Зәкариевләр бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр.
Рәшит абый гомер буе – транспорт тармагында, ә Фәния апа пешекче булып эшли. Бергәләп өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә алар балаларының игелекләрен, 5 онык һәм 1 оныкчыкларының куанычларын күреп яшиләр.
Юбилярларны алтын туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина җиткерделәр.
Рәшит абый белән Фәния апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев