“Батырлар” проекты җиңүчесе остазы белән очрашты
Якташыбыз – Җәлил поселогы егете Касыймов Сирин Кәбир улы килешү нигезендә махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.
Ул хәрби хәрәкәтләр ветераннары Ассоциациясенең район бүлекчәсен җитәкли. Шушы көннәрдә “Батырлар” проекты җиңүчесе, остазы – район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашып, югары белем алу максаты белән, Казан аграр университетына укырга керүе хакында сөйләште.
Герой, патриотик тәрбия чарасы буларак, районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экспонатлар да тапшырды.
Сирин Касыймов “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан 8 санлы бер мандатлы Җәлил сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат итеп тә тәкъдим ителде.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев