Балалар әниләр өчен ромашка җыйдылар
.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, илебездә, шул исәптән районда Гаилә атналыгына старт бирелде. Ул 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
«Гаилә атналыгы» 8 июль көнне район үзәк Ял паркында үткәрелгән чарада да чагылыш тапты. «Форпост» үзәге хезмәткәрләре лагерьда ял итүче балалар белән бергә «Әни өчен ромашкалар» эстафетасы үткәрделәр. Балалар әниләре өчен ромашкалар җыйдылар, җиңүчегә – иң күп җыючыга бүләкләр дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев