Бәйрәм көннәрендә хастаханә ничек эшләячәк?
.
Район үзәк хастаханәсе, аның стационар, шул исәптән реанимация һәм анестезиология, ашыгыч ярдәм бүлекләре, клиник-диагностика лабораториясе һәм дежур табиб Яңа ел бәйрәме көннәрендә 8 гыйнварга кадәр штат һәм тәүлеклек режимда эшләячәкләр. Стационарда шулай ук дежур табиб булачак.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 2 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, авыруларны барлык төр белгечләр кабул итәчәк. Калган көннәрдә авырулар кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Яңа ел бәйрәме көннәрендә шулай ук хирург, терапевт, педиатр, акушер-гинеколог, стоматолог, рентгенлаборант кебек табиблар һәм белгечләрнең ургент дежурлыклары оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев