Авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, диләр егетләр
Махсус хәрби операциядәге якташ егетләребез белән район волонтерлары һәрвакыт элемтәдә торалар.
Шатлык-сөенечләрен, гозер-тәкъдимнәрен җиткерәсе булсалар да, батырларыбыз, иң беренче чиратта, ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать итәләр.
Шушы көннәрдә матбугат үзәгенә “Сарман – фронтка” ватсап-төркеме өчен җаваплы Альбина Харисова шалтыратты.
- Егетләр махсус операция зонасында манты пешергән фотоларын җибәргәннәр. Хәрби заданиедән кайткач, 9 Май бәйрәмен каршы алганнар. Туган якларыннан килгән ризыклар белән табын әзерләгәннәр. Алар өчен ихластан сөендем. Тамаклары тук булса, авырлыкларны җиңәргә көчләре дә булыр. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын, исән-сау булсыннар. Егетләребезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт, - диде ул.
Әйе, барыбызның да теләк тә, максат та бер – сынауларны җиңеп чыгып, якташларыбыз белән күңелле итеп очрашырга да язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев