САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җыеннары Янурыс җирлегендә башланып китте

Бүген районда халык җыеннары старт алды.

Ел саен, яңа елга аяк басуга, җирлекләрдә исәп-хисап җыелышлары үткәрелә, үткән елда башкарылган эшләргә анализ ясала, агымдагы елга куелган бурычлар хакында сөйләшәләр. 
Җыеннар беренчеләрдән булып Янурыс авыл җирлегендә үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районда узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады. Иң элек башлык авыл мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәне карады, уңганнарның кул эшләре белән танышты. 
Көн тәртибендәге сораулар буенча беренче булып җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева чыгыш ясады. Ул 2024 елда җирлеккә кергән авылларда эшләнгән, агымдагы елга планлаштырылган эшләргә тукталды, тулы анализ ясады. Аннан “Сарман” агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Миргаҗәм Мирзасалиховка сүз бирелде. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге өлкән уполномоченные полиция майоры Рәсим Сафин җирлектәге һәм райондагы криминоген хәл белән таныштырды. Түбән Кама территориаль бүлегенең ветеринария белгече Әнәс Сөләйманов өлкә яңалыклары белән таныштырды. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев