Авыл җирлекләре башлыклары киңәштеләр
Хәбәрләр

Авыл җирлекләре башлыклары киңәштеләр

Кичә – 26 май көнне авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә кысаларында авыл җирлекләре башлыклары өчен аерым киңәшмә үткәрелде.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре торак-коммуналь, юллар, су белән тәэмин ителеш, санитария-гигиена, диспансеризация һәм башка тармаклар буенча законнардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар, күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр.


Нет комментариев