САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Аш содасының нинди файдасы бар?

Пестицидлар, балавыз, бактерияләр, химикатлар – болар барысы да җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өслегендә була торган матдәләр.

Гадәти су белән генә аларны юып төшереп булмый. Ризык өслегендә зарарлы матдәләр һәм паразитлар санын киметүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе – яшел тәмләткечләрне, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аш содасы эремәсендә тоту.

Галимнәр аш содасы, яки натрий гидрокарбонаты, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өслегеннән пестицидларны юып төшерергә ярдәм итә дип саный. 2017 елда Массачусетс университеты үткәргән тикшеренүләрнең берсендә 1 литр суга 1 чәй кашыгы сода эремәсендә 15-20 минут алманы тоту барлык пестицидларның 96 процентка кадәр бетерүен исбатланган.

Аш содасының тагын бер файдалы үзлеге бар-ул җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне эшкәртә торган нитратлар санын киметергә сәләтле. Нитратлар суда яхшы эри, ә селтеле тирәлек өстәмә рәвештә аларны продуктлардан юып чыгарырга ярдәм итә. Әмма бу азыкның өслегенә генә тәэсир итә. Продукт эчендә тупланган нитратларны алып ташлап булмаячак.

Чыганак:https://vk.com/wall-35721178_260033

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев