Әмирҗан һәм Сәвия Гайфуллиннар алты кызлары һәм бер уллары белән бәйрәмнәрдә бергә җыелалар
Минем өчен янәшәмдә тормыш иптәшем, кызларым булу – үзе бәйрәм.
Әмирҗан Гайфуллин, алты кыз һәм бер ул әтисе:
– Миңа кайчак: «Җиде бала, бигрәк тә алты кыз үстерүе авыр булмадымы?» – дигән сорауны бирәләр. Аңа болай дип җавап бирер идем: «Җиде баланы түгел, ике баланы үстерүе авыр». Чөнки ике генә бала булса, аларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, ә күп бала булганда, олылары кечкенәләрен карашалар, бер-берсен яратырга, кайгыртырга өйрәнәләр. Минекеләр дә шулай булдылар. Әлбәттә, кыз балалар нәзберегрәк, нечкә күңелле булалар, матур киенергә дә яраталар. Шулай да кызларым хакында: «Көйсез булдылар», – дия алмыйм. Барына канәгать була белделәр. Барысына да диярлек югары белем алырга ярдәм иттек. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, кызларымның бишесе балалар белән бәйле һөнәр сайладылар. Берсе – укытучы, дүртесе – балалар бакчасында тәрбияче, берсе – медицина хезмәткәре. Рәмилә – Сарманда, Раилә, Равилә, Айгөл, Резедә, Айсылу Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә яшиләр. Улыбыз Рамил Азнакайда эшли. Барысы да – тормышлы. Бүгенге көндә 16 оныгыбыз, 3 оныкчыгыбыз бар. Үзем 30 елга якын юллар идарәсендә, соңыннан төрле эшләрдә эшләдем, лаеклы ялга чыккач, хезмәтемне Сарман авыл җирлеге башкарма комитетында дәвам иттем. Эшемне югары бәяләделәр: «Социалистик хезмәт ударнигы» исеменә, төрле дәрәҗә Почет грамоталарына ия булдым. Тормыш иптәшем Сәвия 40 еллап икмәк пешерү комбинатында эшләде, икмәк пешерүче, смена мастеры вазифаларын башкарды. «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Тормыш иптәшем, балаларым, кызларым минем өчен – яшәү мәгънәсе. Алардан башка дөньяның яме булмас иде. Алар белән горурланам, ә алар минем белән тагы да ныграк горурланалар сыман. Бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә җыелабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев