Җәлилдә күршеләр туган көннәрен дә бергә үткәрәләр
.
Гүзәлия Гарипова, Җәлил поселогы:
- Аллаһка шөкер, шәһәр җирлегендә яшәсәм дә, күршеләремнән бик уңдым. Гомер буе диярлек Нәзирә апа һәм Минвәли абый Арслановлар белән күршеләр булып яшәдек. Нәзирә апа, өлкән яшьтәге кеше буларак, акыллы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп килде. Бүгенге көндә алар Әлмәттә яшиләр. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бер-беребезнең хәлләрен белешеп, күрешеп торабыз. Алар урынына күчеп килгән яшьләребезгә дә "СөбханАллаһ" дип кенә әйтерлек. Ринат һәм Лилия Шәймәрдановлар, яшь булуларына карамастан, бик мәгънәле, тәрбиялеләр. Лилия мәктәптә укытучы булып эшли, ә Ринат – ерак юлларга йөрүче шофер. Диләрә исемле кыз үстерәләр. Лилия, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларына милли тәрбия, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә максатчан эш алып бара һәм аның уңай нәтиҗәләрен дә күрә. Ачык, ярдәмчел, эш сөючән шундый күршеләрем булу – үзе бер бәхет бит ул. Барлык күршеләрем дә исән-сау булсыннар, бәхеттә, шатлыкта гомер итсеннәр! Киләчәктә дә дус-тату яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев