Җәлил поселогында еллык эшләргә нәтиҗә ясадылар
Кичә Җәлил мәдәният сараенда 2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар.
Иң элек ел дәвамында поселокта эшләнгән, агымдагы елга планлаштырылган эшләр хакында муниципаль берәмлек башлыгы Рафыйк Кәримов чыгыш ясады. Аннан полиция участогы уполномоченные Рәшит Вильданов райондагы hәм поселоктагы криминоген хәл белән таныштырды. Җәлил хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев халык сәламәтлеге hәм аңа кагылышлы проблемаларга тукталды. Поселок ветераннар Советы рәисе Әнисә Минhаҗева үз чыгышында өлкәннәр тормышын яктыртты, ветераннар тарафыннан башкарылган эшләрне барлады.Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыкты hәм районның социаль-икътисади торышы, узган ел тормышка ашырылган программалар, проектлар хакында сөйләде. Соңыннан алдынгылар hәм юбилярлар бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев