САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Айнур студентлар арасында иң оста машина йөртүче булып танылды

Бүген район студентлары арасында «Автосессия-2025» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Ярышларда Сарман аграр көллияте укучылары катнаштылар. Алар иң элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, билет сорауларына җаваплар бирделәр. Бәйгенең икенче өлеше машина йөртү осталыгына багышланды. Егетләр эстакадага менү, параллель парковка һәм гаражга керү осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең үзенчәлеге шул булды: студентлар теорияне дә әйбәт беләләр, машинаны да оста йөртәләр. Кыскасы, хаталар аз булды, ярышларда катнашучылар бер-берсеннән, нигездә, вакыт буенча гына беразга калыштылар. Нәтиҗәдә I урынга – Айнур Гарифуллин, II урынга – Ислам Әхмәтшин, III урынга Айзат Рәфыйков лаек булдылар. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова катнашучыларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев