САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча сигез айга нәтиҗә ясадылар

Агымдагы елның 8 ае эчендә район территориясендә 147 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Димәк, узган ел белән чагыштырганда, 43 авариягә кимрәк булган. Шулай да, сөенергә иртәрәк: кызганычка каршы, быел һәлакәтләрдә 3 кешенең гомере өзелгән, 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алганнар. Күпкә булмаса да, саннар арткан.

Аварияләрнең санын киметү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калу мәсьәләсе узган пәнҗешәмбедә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Хөкүмәт комиссиясе утырышында да күтәрелде. Анда онлайн рәвештә район комиссиясе дә катнашты.

– ЮХИДИ бүлекчәсеннән алган мәгълүматлар буенча, районда аварияләрнең төп сәбәпләре булып тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, транспорт чарасы белән исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә идарә итү, җәяүле кичүләрен чыгуны ике яктан да бозу торалар. Урам-юл челтәре торышы да куркыныч факторлардан санала. Тиешле хезмәтләр даими рәвештә булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Шул рәвешле юл разметкалары яңартыла, чокырлар ясала, утлар куела, – диде район комиссиясе рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев.

Аның сүзләре буенча, электросамокат, велосипед, мотоцикл белән идарә итүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә ешайган. 2025 елда районда биш шундый очрак теркәлгән. Аларда мондый төр транспорт йөртүчеләрнең дә гаепләре юк түгел: я машина юлыннан барганнар, я юл бирмәгәннәр, я бөтенләй «права»лары булмаган... 

Июль аенда шундый аварияләрнең берсе Кәүҗияк авылында булган. Яшь мотоциклчының аны йөртү хокукы да булмаган, җитмәсә, тизлекне дә арттырган. Нәтиҗәдә ул үзеннән дә кечкенәрәк җәяүлене бәрдергән. Анысы да юл кагыйдәләрен үтәмәгән булып чыккан. Авария җәяүленең тубык сөяге сыну белән тәмамланган.

– Кызганычка каршы, үлем очраклары да теркәлә. Күптән түгел кичке вакытта район үзәгендә өлкән яшьтәге велосипедчы катнашында шундый юл-транспорт һәлакәте булды. Ул машина юлыннан барган. Аны бәрдергән машина йөртүченең тиешле тизлекне арттыруы да роль уйнаган. Өстәвенә, велосипедчының яктылык кайтаргыч элементлары булмавы да ачыкланган. Ә бит аларны куллану аварияләр килеп чыгу куркынычын күпкә киметә. Нәтиҗәдә велосипедчы шунда ук һәлак булган, – диде Фәндәс Әнәс улы.

Яктылык кайтаргыч элементларын куллануга район комиссиясе утырышында аерым басым ясалды. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев юл хезмәте вәкилләренә аерым урыннарга ясалма тигезсезлекләр кую буенча да мөрәҗәгать итте. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин мәктәп автобуслары белән тулысынча тәэмин ителешне билгеләп үтте, халыктан кергән тәкъдимнәр белән таныштырды. Утырышта башка җаваплы хезмәткәрләр дә катнаштылар.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев