САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мопедта һәм мотоциклда йөрүчеләр нинди кагыйдәләрне белеп торырга тиешләр?

Бу сорауга ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Рәмис Сафин җавап бирә.

– Скутер белән мопедта “А 1” (двигатель күләме 125 см3 дан артмаган җиңел мотоцикллар) һәм “М” (двигатель күләме 50 см3 дан артмаган мопедлар, скутерлар, мотороллерлар, мотиклар) категорияле транспорт йөртү таныклыгы булган, 16 яше тулган яшүсмерләр йөри ала. Мотоцикл йөртергә хокуклы булу өчен, “А” категорияле транспорт йөртү таныклыгы һәм страховка кирәк. Мотоцикл белән идарә итәр өчен, 18 яшь тулган булырга тиеш.

Двигатель күләме 50 см3 дан артмаган мопедлар, скутерлар, мотороллерлар, мотиклар белән таныклыксыз идарә иткән өчен аларны йөртүчегә 5000-15000 сум, йөртүче яшүсмер икән, әти-әнисенә 30000 сум күләмендә штраф салу каралган. Мотоциклда таныклыксыз йөргән өчен, 5000-15000 сум штраф салына һәм, скутердан аермалы буларак, мотоциклны шунда ук штрафстоянкага куялар. Эвакуатор һәм штрафстоянка хезмәтләре өчен мотоциклчы үзе түләргә тиеш. Мотоциклда, мопедта йөргәндә, каска кию дә мәҗбүри, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев