Иминлек

Казанда 117 түләнмәгән штрафы булган йөртүчедән машинасын алганнар

Казан юлларында гадәти документлар тикшерү машина хуҗасы өчен транспортын югалту белән тәмамланган.

«Татар-информ» МА шәһәр Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, автомобильче исәбендә штрафларны вакытында түләмәгән өчен 117 административ материал исәпләнә.
Бурычлар исемлегеннән тыш, автоинспекторлар техник кагыйдә бозуны да теркәгәннәр: машинаның алгы өлешенә таләпләргә туры килмәгән яктылык приборлары урнаштырылган. Йөртүчегә карата административ протокол төзелгән, ә бурычлар мәсьәләсен хәл итү өчен вакыйга урынына суд приставларын чакырганнар. Нәтиҗәдә, автомобиль тартып алынган һәм штрафстоянкага куелган.


Нет комментариев