САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Дин һәм әхлак

Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?

Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрендәге язылучылары өчен җаваплар бирде.

– Биш ел элек аерылыштык, әмма ирем талак әйтмәде. Аннары башка хатын белән яшәде. Ислам дине буенча аның тәртибе ничек?
– Дин буенча сез аерылышмаган. Талак сорагыз. Телефон аша әйтсен, яки смс белән җибәрсен.  
– Югалган алканы табу өчен махсус дога бармы?
– Коръәннең “Әд-духан” сүрәсен укыгыз.

– Чуртан, җәен балыкларын ашарга ярыймы?
– Суда йөзгән барлык балык хәләл.
– Каш йолку рөхсәт ителәме?
– Юк.
– Госел алганда чәч юмыйча, юеш кул белән генә сыпырсаң буламы?
– Юарга кирәк.

– Татарларга үзләренең нумерологиясен белергә ярыймы?
– Нумерология динебезгә каршы килә. Күп вакыт дөрес туры килә дип әйтсәләр дә, адәм баласын Аллаһ шулай сыный. 
– Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?
– Күзне йомып укырга кушылмый. Игътибарны җәлеп итү өчен рөхсәт ителә. 

– Ялгышлык белән унбиш минутка иртәрәк авыз ачтым. Миңа нишләргә?
– Казага калдырып тотасы...undefined

 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/din/namaz-ukyganda-kz-yomyp-ukyrga-yaryymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев