30 апрель 2026 яңалыклары
-
Май бәйрәмнәрендә Татарстан ЮХИДИе көчәйтелгән режимда эшләячәк
Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе май бәйрәмнәре дәвамында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләренең тупас бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә аерым игътибар бирәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Синоптиклар: майда Татарстанда һава торышы гадәттән тыш булмаячак
Метеорологлар май аенда Татарстанда һава торышы гадәттән тыш булачак дип көтмиләр. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
«Сарман-информ» хезмәткәрләре санитар сәгатькә кушылдылар
Чисталык өчен көрәшкә редакциябез дә кушылды.
-
Яңа ел көннәрендә республика халкы 11 көн ял итәчәк
Яңа ел бәйрәмнәре Татарстанда 2027 елда 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Хезмәт министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда май бәйрәмнәрендә хастаханәләрнең эш тәртибен аңлаттылар
1–11 май көннәрендә республика хастаханәләре махсус график буенча эшләячәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда АИ-92, АИ-95 бензины һәм дизель кыйбатланган
21–27 апрель аралыгында Татарстанда ике марка бензин һәм дизель ягулыгы кыйбатланган. Иң күп – дизель: Росстат мәгълүматлары буенча, аның бәясе 24 тиенгә артып, 72,93 сумнан 73,18 сумга кадәр күтәрелгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Май бәйрәмнәрендә табигатьтә зыян күрмәскә 10 гади алым
Май бәйрәмнәре килеп җитте. Күпләр өчен бу – табигатькә чыгып, шашлык ашау, дуслар белән очрашу. Ләкин ялдан соң авырып китмәс өчен, 10 гади кагыйдәне белегез, дип киңәш итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе.
-
Райондашыбыз Рухия Ахунҗанованың яңа китабы дөнья күрде
Җәлилдә яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, хезмәт ветераны Рухия Ахунҗанованың тагын бер иҗат җимеше кайнар табадан төште.
-
Республикада яңгыр явачак һәм +13 градуска кадәр җылы булачак
Пәнҗешәмбе көнне республикада урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.