Май бәйрәмнәрендә Татарстан ЮХИДИе көчәйтелгән режимда эшләячәк
Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе май бәйрәмнәре дәвамында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләренең тупас бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә аерым игътибар бирәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Республика районнарында махсус чаралар узачак, шул исәптән машина йөртүчеләрнең исереклек халәтенә массакүләм тикшерүләр үткәреләчәк.
ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын үтәү, шулай ук балаларны автомобиль салонында йөрткәндә балаларны тотучы җайланмаларны мәҗбүри куллану кирәклеген искә төшерә. Ведомство аерым исерек халәттә автомобиль белән идарә итүнең ярамаганлыгы турында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев