«Сарман-информ» хезмәткәрләре санитар сәгатькә кушылдылар
Җәмгыять

«Сарман-информ» хезмәткәрләре санитар сәгатькә кушылдылар

Чисталык өчен көрәшкә редакциябез дә кушылды.

Районыбызда санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне төзекләндерү, чүп-чардан арындыру, территорияләрне чистарту эшләре дәвам итә. Изге гамәлдән «Сарман-информ» хезмәткәрләре дә читтә калмыйлар. Төп эш вакытыннан тыш, без тышкы мохитны матурландыруга да өлеш кертәбез. Өмәләрдә актив катнашып, башкаларны да әйләнә-тирәгә сакчыл карарга өндибез.


Нет комментариев