САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Райондашыбыз Рухия Ахунҗанованың яңа китабы дөнья күрде

Җәлилдә яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, хезмәт ветераны Рухия Ахунҗанованың тагын бер иҗат җимеше кайнар табадан төште.

Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог поселокның 1 санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укытты. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, югары категорияле укытучы бүгенге көндә дә иҗат ялкынында яши. Шушы көннәрдә аның "Чорлар төрле - язмыш бер" дип исемләнгән әдәби трактаты, документаль повесте дөнья күрде. Язучының шатлыгы белән уртаклашып, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев