САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел көннәрендә республика халкы 11 көн ял итәчәк

Яңа ел бәйрәмнәре Татарстанда 2027 елда 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Хезмәт министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңа ел уңаеннан татарстанлылар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

23 февраль (Ватан сакчысы көне) һәм 8 март (Халыкара хатын-кызлар көне) уңаеннан республикада өчәр көнлек озын яллар көтелә:

- 21–23 февраль,

- 6–8 март.

Май бәйрәмнәре барлыгы алты көн дәвам итәчәк:

- 1–3 май,

- 8–10 май.

Шулай ук озын яллар июнь һәм ноябрь айларында да планлаштырылган:

- 12–14 июнь (Россия көне),

- 4–7 ноябрь (Халык бердәмлеге көне).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев