Җәмгыять

Республикада яңгыр явачак һәм +13 градуска кадәр җылы булачак

Пәнҗешәмбе көнне республикада урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Төнлә җепшек кар явуы да ихтимал. Көньяк-көнбатыштан җил исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ә төнлә ул 14 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы көндез +13 градуска кадәр җылыначак.

Казан шәһәрендә көндез максималь температура +8...+10 градус булачак.


Нет комментариев