Синоптиклар: майда Татарстанда һава торышы гадәттән тыш булмаячак
Метеорологлар май аенда Татарстанда һава торышы гадәттән тыш булачак дип көтмиләр. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
2026 елның маенда республика территориясендә уртача һава температурасы клиник норма кысаларында көтелә. Татарстан гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, Казан өчен уртача айлык норма – +14,1 градус, ә республика буенча – +13,6 градус тәшкил итә.
Явым-төшем күләме дә күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак. Казанда норма – 38 мм, республикада – 41 мм.
Районда да май аенда шундый һава торышы сакланырга охшаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев