26 март 2026 яңалыклары
-
Башкалада Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башлана
28 марттан 5 апрельгә кадәр Казанда, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә, Бөтенроссия балалар китабы атналыгы үтәчәк. Бу — балалар арасында укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән иң масштаблы мәгърифәтчелек акцияләренең берсе, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Юка бозга чыккан өчен штрафлар күләме билгеле
Калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган бозга чыгу административ штрафка китерә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Татарстанда якын көннәрдә томан булуы ихтимал
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, якын көннәрдә республика территориясендә һава торышы начарлана. Томан иртәгә иртән һәм көндез көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
-
Районда санитар икеайлык башлана
Районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту, яшелләндерү һәм торак пунктларны төзекләндерү буенча икеайлык узачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең 21 санлы карарында әйтелә. Документ Татарстан Министрлар Кабинетының 19 март 2026 елдагы 462-р санлы боерыгы нигезендә әзерләнгән.
-
Татарстанда бензинның өч төре кыйммәтләнгән
Росстат мәгълүматлары буенча, 17-23 март көннәрендә республикада бензинның берничә төренең бәясе үзгәргән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
-
Казанда пандемиядән соң беренче тапкыр табигый үсеш теркәлде
Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина киңәшмәсендә идарә башлыгы Илназ Әхмәдиев уңай демографик тенденция турында белдерде. Пандемиядән соңгы чорда Татарстан башкаласында беренче тапкыр табигый үсеш теркәлде. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
-
Республикада 11 градуска кадәр җылытачак
Бүген, 26 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава шартлары саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.