Җәлилдән Гөлгенә Мәрдәмшина кешеләрне шигъри җанлы булуы белән җәлеп итә
Шундый өлкәннәр бар: алар өчен лаеклы ялга чыгу гомер ахырына якынлашу түгел, ә яңа, якты этапның башлангычы булып тора. Алар әйләнә-тирәдәге кешеләрне дә үзләренең оптимизмнары белән сокландырып, чын бәхетнең кешенең күңел халәтенә һәм тормышны ни дәрәҗәдә яратуына бәйле икәнлеген раслап яшиләр. Хәер, язмабызның героен әле «өлкән кеше» дип атарга да иртәрәктер, бәлки. Җыйнак һәм кечкенә генә гәүдәле, нинди генә көй ишетсә дә, җиңел хәрәкәтләр белән күбәләктәй бөтерелергә әзер ханым һич кенә дә гомер көзенә аяк баскан кешегә охшамаган. Ә инде дөньяга балаларча самимилек белән яратып каравы аннан яшүсмер кыз ясый да куя...