Татарстанда «Әни-эшмәкәр» конкурсы җиңүчесе билгеле
Татарстанда еллык «Әни-эшмәкәр» конкурсы җиңүчесе Инна Шәйхетдинова булды. Түбән Кама эшкуары «Креатив остаханә» проекты белән 150 мең сум грант һәм республиканы федераль этапта тәкъдим итү хокукына иреште, дип яза «Татар-информ» МА.
Конкурс кысаларында әниләр эшкуарлык нигезләрен өйрәнә, практик дәресләр үтә һәм экспертлар алдында үз проектларын яклый. Быел 130 гариза килгән, төбәк этабына 35 хатын-кыз узган, финалда 20 проект каралган.
Җиңүче Инна Шәйхетдинова – «4РУКИ» берләшмәсенә һәм «АРТ ПРОСТРАНСТВО» үсеш мәктәбенә нигез салучы. 2025 елның сентябреннән ул авторлык белем бирү проектларын үстерә. «Креатив остаханә»дә 10-17 яшьлек үсмерләр үз идеяләрен тормышка ашыра, дизайн, гамәли сәнгать, традицион һөнәрләр һәм 3D-модельләштерүне үзләштерә.
Программа Татарстанда 2013 елдан республика Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкны үстерү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Конкурста кече яшьтәге балалары булган, декрет ялында торучы хатын-кызлар, шул исәптән тәрбияче әниләр дә катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев