Иминлек

Татарстанда 10 көнлек рейд нәтиҗәсендә 42 мотоциклчы штрафка тартылган

Татарстанда 10 көн эчендә 42 мотоциклчыга штраф салынган, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Рейд мотоциклчылар арасында тәртипне ныгыту һәм катнашлышындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан үткәрелгән. Штрафлардан тыш, 7 мотоцикл махсус тукталышка куелган.

– Ике тәгәрмәчле «тимер атлар» яратучылар иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш – бу үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итәчәк, – дип искәрттеләр ДАИдә.

 


Нет комментариев