29 майда республикада болытлы һава булачак. Көндез бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер урыннарда көчле явым-төшем һәм яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан булачак. Уртача тизлеге секундына – 5-10, урыны белән 14 метрга кадәр җитә. Көндез җилнең тизлеге 7-12 метр тәшкил итә, ә кайвакыт 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы +12..+17 градус арасында булачак.
Районда да шундый һава торышы фаразлана.
Нет комментариев