Яз башыннан Татарстанда судагы һәлакәтләрдә 12 кешенең гомере өзелгән
Яз башыннан Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 12 кеше һәлак булды.Бу турыда Россия ГТХМның ТР буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР буенча кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, быел суда 16 очрак теркәлгән, шуларның 12се үлем белән тәмамланган. Узган елның шул чорында 26 вакыйга булган, 18 кеше һәлак булган. Быел судан 9 кеше коткарылган – узган елдагы үк чорда 16 кеше, шул исәптән ике бала коткарылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев