Казанның 9нчы мәктәбе укучысы Азамат Шәрәфиев республиканың иң яхшы укучысы исеменә лаек булды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин олимпиадалар җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
11 сыйныф укучысы Азамат химия фәненнән югары казанышлары белән аерылып тора. Быел ул халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яулаган.
«Мине лаеклы дип тапканнары өчен рәхмәт. Барлык олимпиадачыларга да уңышлар телим», — диде Азамат. Ул аерым алганда, мәктәп директоры, укытучылары, әти-әнисе һәм түгәрәк җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев