Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» фәлсәфи мини-фестиваль узачак
3 июнь көнне 17:00–21:00 сәгатьләрдә Татар китабы йортында чираттагы очрашу фәлсәфәгә багышлана. Кунакларны лекция, дискуссия, махсус перформанс һәм медиация көтә, дип яза «Татар-информ» МА.
Программа:
17:00 — «Татарча фәлсәфә» лекциясе (Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин укый);
18:00 — «Татар телендәге фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе» дигән ачык әңгәмә (катнашучылар — галимнәр, язучылар);
19:00 — Фәлсәфи медиация (музей хезмәткәре, шагыйрь Азат Вәлиев уздыра);
20:00 — «Хакыйкать тәнгә пычак кебек керә» пластик перформансы (башкаручылар: Артём Морсков, Азалия Менибаева, София Озджан).
Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев