17 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проекты дүртенче елга старт алды
«Бердәм Россия» партиясе Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте. Бу инде дүртенче ел рәттән гамәлгә ашырылачак проект. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ТРда «Бердәм Россия» Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр иткәнчә, проектның төп максаты – гражданнарны сайлау процессында актив катнашырга дәртләндерү, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 30 мең укучыны колачлаячак
Яңа уку елы башына Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Петровский Завод һәм Ләке җирлекләре аша әйләнеп узу маршруты булдырылган
Бүген көчле яңгырлар аркасында Чаллы-Сарман юлының 42-нче километрында Янурыс авылы янында юлның бер өлешенең сафтан чыгуы турында без хәбәр иткән идек.
-
Татарстанда цифрлы сервислар аша 155 меңнән артык мөрәҗәгать кергән
Татарстанда 2026 елның беренче яртыеллыгында цифрлы кире элемтә мәйданчыклары аша гражданнардан 155 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта ТР төбәк идарәсе үзәгенең Проект офисы утырышында хәбәр ителде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
XXVI Федераль Сабантуйга 70 меңгә кадәр кунак көтелә
Быел Омскида уздырылачак XXVI Федераль Сабантуй республика өчен зур вакыйга булачак. Бәйрәмгә ике көн эчендә 50-70 мең кеше җыелыр дип фаразлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарман районы Юлтимер авылында яңгыр күпер янын юган
Төнлә яуган көчле яңгыр Азалак авыл җирлегенә дә зыян китергән.
-
Татарстанда балаларны уллыкка алуда социаль түләүләр буенча кайнар линия эшли
Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә 17 июльдә ятим балаларны уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Чаллы-Сарман юлының бер өлеше вакытлыча ябылды
Көчле яңгырлар юлларга да зыян ясыйлар. Бүген Чаллы-Сарман юлының 42-нче километрында Янурыс авылы янында яңгырлар нәтиҗәсендә юлның бер өлеше сафтан чыкты – әйтүләренчә, юл аркылыга 7-8 метрлар чамасы аска убылган.
-
Татарстанда көндез яшенле яңгыр, боз явуы көтелә
Бүген, 17 июльдә, республика территориясендә актив циклон тәэсирендә һава торышы начарая. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында урыны белән көчле яңгырлар явуы, яшен атуы һәм боз төшүе ихтимал. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан сакланырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.