17 июнь 2026 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе белән танышты
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Казанның «Уникаль осталык үзәге»ндә оештырылган «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Өлкәннәр Даулы болынны гөрләттеләр
Бүген – 17 июнь көнне район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде.
-
Рөстәм Миңнеханов Лаос Премьер-министры белән очрашты: «Хезмәттәшлеккә әзербез»
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Казанга килгән Лаос Халык Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсай Сипхандон белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан АСЕАН илләре белән ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер
Татарстан Республикасы АСЕАН илләре белән ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый. Бу юнәлеш Россия – АСЕАН эшлекле форумының Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган сессиясендә тәкъдим ителде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Минтимер Шәймиев: «Бердәм Россия» халкыбызның ышанычын яулый алды
Партия эшчәнлегендә Татарстанның роле зур булуы турында сөйләде.
-
Сарманда Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәчәкләр
22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
-
Татарстанда боз явуы һәм секундына 20 метрга кадәр җил көтелә
18 июнь төнендә Татарстанның кайбер төбәкләрендә һәм Казанда яшенле яңгыр, боз, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә башлый
Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирү конкурсына гаризалар кабул итү старт алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда бераз яңгыр һәм +28 градус җылы булачак
Иртәгә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Көндезге сәгатьләрдә кайбер районнарда яшенле яңгырлар узачак, урыны белән боз төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.