13 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстанда сайлаучылар саны ачыкланды: 2,9 миллионнан артык граждан – исемлектә
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика буенча сайлау хокукы булган гражданнарның төгәл санын билгеләде. 2026 елның 1 июленә теркәлү базасында 2 923 997 кеше исәпләнә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарман килене Питрау батырына сөлге әзерләгән
Сарман район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Анастасия Фәрхетдинова быел Сабантуй һәм Питрау бәйрәмнәренең көрәш батырларына бүләккә килен сөлгесе әзерләгән.
-
500 мең сумлык грант: Татарстанда технологик проектлар өчен вебинар узачак
14 июльдә сәгать 11:00дә «Ел инновациясе 2026» практик вебинары башлана. Анда катнашучылар 500 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлеген өйрәнәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
«Питрау җиңгие» титулына Саклаубаштан Алия Шәйхеразыева лаек булды
12 июль көнне Ләке авылында үткәрелгән Питрау бәйрәмендә «Питрау җиңгие» ачыкланды.
-
Яшенле яңгыр килә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклыкка чакыра
Татарстанда 14 июльдә һава торышы кискен начарлана. Төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, боз явуы, шулай ук секундына 15–20 метр тизлектә җил исүе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда БДИ күрсәткечләре гомумроссиянекеннән югарырак булган
Татарстан мәктәп укучылары Бердәм дәүләт имтиханында тагын бер уңышка ирешкән. Быел республикада барлык фәннәр буенча уртача балл гомумроссия күрсәткечләреннән югары булган. Әдәбият һәм химия фәннәрендә исә аеруча зур аерма күзәтелә – анда Татарстан укучыларының нәтиҗәләре ил буенча уртачадан сигез баллга артып киткән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Ләкедә Питраудан фоторепортаж
Ләкедә Питрау бәйрәме үтүе турында без хәбәр иткән идек.
-
Каташ-Каранда балаларны балчык белән эшләргә өйрәттеләр
Каташ-Каран авыл мәдәният йортында «Балчыклы хыяллар» дип исемләнгән мастер-класс узды.
-
Бүгенгә Татарстан хастаханәләренә талпан тешләве буенча 6 меңгә якын кеше килгән
Татарстанның дәвалау учреждениеләренә талпан кадалу сәбәпле 5881 кеше килгән. Шул исәптә 1253 бала, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Ләкедә Питрау гөрләде
Кичә – 12 июль көнне Ләке авылында керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәреннән берсе булган Питрау уздырылды.
-
13 июльдә Татарстанда көтөлгән һава торышы: яңгыр, яшен һәм +27 градус җылы
Киләсе көнне республика территориясендә үзгәрүчән болытлылык көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә торган җилнең тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итә, ә кайбер районнарда ул 17–22 метрга кадәр артырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.