8 апрель 2026 яңалыклары
-
Миңнеханов: 22 төбәктә гаилә ипотекасы лимитын арттыруны сорыйлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе һәм Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Чарада илнең 22 төбәге гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыру турында мөрәҗәгать итүен белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада талпаннар активлашкан: 35 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән
Татарстанда сезон башыннан алып талпан тешләве аркасында 35 кеше медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Җәлил интернат-йортында актив ял оештырылды
Кичә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына «СМОГУ-туры выходного дня» проекты җитәкчесе Марат Ильясов үз командасы белән кунакка килде.
-
Республикада IT-ипотека буенча 4,6 меңнән артык кредит бирелгән
Татарстанда льготлы IT-ипотека гамәлгә кергәннән бирле 4,6 меңнән артык торак кредиты бирелгән, аларның гомуми күләме 42 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында ТР цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда экологик өмә үтә
Апрель башыннан районда санитар-экологик икеайлык бара.
-
Район халкы ашыгыч ярдәмне яңача чакыра алачак
Бердәм үзәккә күчү сәбәпле, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә ике номер буенча гына шалтыратып булачак.
-
Мәгариф министрлыгы уку-җитештерү комплекслары булдыруга конкурс игълан итте
«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Җитештерү чаралары һәм автоматизация өчен фән һәм кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы финанс ярдәме чаралары порталында быел грантлар бирү буенча конкурслы сайлап алу үткәрү турында белдерү урнаштырды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда быел йортларны газлаштыруга 92,3 млн сум юнәлдереләчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда гражданларга газны йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә үткәрү һәм эчке газ җиһазлары сатып алуга адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары Мәскәү платформасына күчә
Агымдагы елда Татарстанның барлык көллиятләре һәм техникумнары Мәскәү электрон мәктәбе системасына тоташтырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада бераз яңгыр, +17 градус җылы көтелә
Бүген республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр булачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.