6 апрель 2026 яңалыклары
-
Такси законын камилләштерү: Татарстанда эш дәвам итә
Татарстанның транспорт министры Фәрит Хәнифов Дәүләт Советы утырышында республикада таксилар санының 24,4 меңнән артып китүен әйтте. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта такси төренә кагылышлы законнарны камилләштерү зарур. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.
-
Озакка тәрбияләү системасына Татарстанда 836 млн сумнан артык акча бүленә
Татарстанда быел озак вакытлы тәрбияләү системасын үстерүгә 836,77 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу – «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында эшләнә. ТР Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, акча өлкән яшьтәгеләргә һәм үз-үзләрен карау мөмкинлеген өлешчә яки тулысынча югалткан инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, томан төшәчәк
Татарстанда иртәгә, 7 апрельдә, томан һәм көчле җил көтелә.
-
Җәлил гимназиясе укучылары «космоска сәяхәт кылдылар»
Тиздән Космонавтика көне җитә. Шул уңайдан Җәлил гимназиясендә тематик сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Республикада 40 меңнән артык кеше авыл хуҗалыгы стажы өчен түләүләр ала
Агымдагы елда Татарстанда авыл хуҗалыгында озак еллар стажы булган 40 515 гражданнар страховка пенсиясенә махсус өстәлмә ала. Аның күләме пенсиянең фиксацияләнгән түләү өлешенең 25 процентын тәшкил итә (яшь буенча яки инвалидлык буенча пенсиягә), дип хәбәр итә Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
Район халкы «Халык контроле»нә еш мөрәҗәгать итә
Саннардан күренгәнчә, Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы халыкның дәүләт власте органнары белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген инде күптән раслады. Күп мөрәҗәгатьләрнең тиз арада хәл ителүләре дә халык өчен бик уңай. Ә узган ел алар үзләренең төрлелекләре белән дә аерылып тордылар. Район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсин белән узган ел һәм агымдагы елның өч аенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләштек.
-
Татарстан юл-төзелеш сезонына әзерләнә: контрактлар, материаллар һәм заводларны эшләтү
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алдагы юл-төзелеш сезонына әзерлек бара. Милли проект буенча 2026 елда региональ әһәмияттәге 200 чакрымнан артык юлны ремонтлау һәм уннан артык ясалма корылманы яңарту планлаштырыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда балыклар күпләп үлә – сәбәбе нәрсәдә?
Бер көнне безгә Сарман авылында яшәүче Даймә Кәлимуллина мөрәҗәгать итте.
-
Республикада бүген яңгыр, карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Дүшәмбе көнне республикада үзгәрүчән болытлы һава шартлары көтелә. Төбәкнең көнбатыш районнарында карлы яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш җиле юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.