Бәйге

Яңа бәйге игълан ителә –“Чын ир-егет”

23 февраль – Ватан сакчылары көне.

Бу көнне без барлык ир-егетләрне котлыйбыз, аларның ил сагында гына түгел, ә безнең гаиләләребез иминлеге, бөтенлеге сагында торуларын да бәялибез. Бәйрәм алды көннәрендә төркемебездә “Чын ир-егет” дип исемләнгән фотоконкурс үткәрергә булдык. Анда, ничә яшьтә булуына карамастан, һәркем – малайлардан алып бабайларга кадәр катнаша ала. Сездән фотолар көтәбез, кадерле дуслар. Фотоларда хәрби киемнән булу хуплана.

Фотоларыгызны һәм кыскача мәгълүматны матбугат үзәге почтасына sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллый аласыз. 

Фотолар 21 февраль көнне 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Тавыш бирүнең шартын 22 февраль көнне 9.00 сәгатьтә игълан итәбез һәм нәтиҗәгә карап җиңүче билгеләнә.


Нет комментариев