«Әтиемнең ныклы кочагы»
.
Хөрмәтле дуслар!
Россиядә һәм Татарстанда Ватан сакчысы елы һәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, сезне "Әтиемнең ныклы кочагы" дигән фотоконкурста катнашырга чакырабыз.
Әтиләр – алар гаилә башлыгы, көчле затлар, безнең саклаучыларыбыз.
Бәйгедә катнашыр өчен, 2025 елның 18 февраленә кадәр әти (бабай) белән төшкән җылы, назлы фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына җибәрүегез я китереп бирүегез сорала. Андый фотолар өчен безнең “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркемендә аерым фотоальбом булачак, ә иң яхшылары “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарында бастырылачак. Фотодагы кешеләрнең фамилия һәм исемнәре күрсәтелү шарт.
Әтисе белән горурланмаган кеше, мөгаен, юктыр ул. Аларга рәхмәт әйтер, яратуны аңлатыр, куандырыр өчен, менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев