Татарстанда узган елгы ашлыкның 767 мең тоннасы элеваторларда калган
Республика элеваторларында 2025 елгы уңыштан сакланып торган ашлык күләме 767 мең тоннага җиткән. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифинг вакытында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр сүзләре буенча, ашлык бәяләре әлегә үзгәрешсез кала. Өченче класслы бодайның бер тоннасы өстәмә кыйммәт салымы белән 14,3 мең сум тора. Дүртенче класслы бодай – 12,7 мең, фураж бодае – 11,7 мең, арыш һәм азык арпасы исә 12,1 мең сумнан бәяләнә.
Министр шулай ук ашлык җитештерүчеләргә федераль субсидия бирү дәвам итүен искәртте. Республикада бөртекле культуралар белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга 301,5 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Бу акчалар 206 мең тонна сатылган ашлыкка чыгымнарны каплауга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев