Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга зурайды

Татарстанда быелгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, майлы культуралар мәйданы узган елга караганда 87 мең гектарга үскән. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Министр сүзләренчә, көнбагыш мәйданы 55 мең гектарга, рапс мәйданы исә 43 мең гектарга арттырылган. Майлы культуралар мәйданнарының зураюы бөртекле һәм азык культуралары мәйданнарын киметү хисабына башкарылган.

– Без берничә ел рәттән бөртекле культуралар мәйданнарын кыскартабыз, ә рапс һәм көнбагыш мәйданнарын арттырабыз, — диде Марат Җәббаров.

Республикада чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Хәзер хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә.

Быелгы чәчүлек мәйданнары 2,5 млн гектар тәшкил иткән. Шуның 1,6 млн гектарында сабан культуралары урнашкан. Бөртеклеләр 1,2 млн, майлы культуралар 669 мең, шикәр чөгендере 53,1 мең, ә азык культуралары 616 мең гектар мәйданны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев