САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Республикада алты ярминкә көнендә фермерлар 552 миллион сумлык продукция саткан

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада узган ярминкәләрдә фермерлар 552,6 млн сумлык товар әйләнеше ясаган. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

Сату мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә китерелгән, шуларның 352,5 тоннасы – бәрәңге. Моннан тыш, 113,1 тонна сөт, 180,1 тонна шикәр, бер миллионнан артык тавык йомыркасы һәм 571,8 тонна ит тәкъдим ителгән. Ярминкәләрне оештыру өчен 5,5 меңнән артык автотранспорт җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында эшләп килә. Аларның эше 26 апрельдгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев