Рантамак басуларында көзге бодай тукландырыла башлады
Авыл хуҗалыгы

Рантамак басуларында көзге бодай тукландырыла башлады

Карамалы җитештерү комплексында уҗымнарны тукландыруга керештеләр.

Комплексның Рантамак янындагы 285 гектарлы көзге бодай басуында аммиак селитрасы кертелә.

– 2836 гектарда уҗымнар бар. Көздән аларның 1056 гектары тукландырылган иде, - диләр комплекс идарәчесе Равил Әхмәтов һәм баш агроном Илдус Аитов.- Менә калган мәйданнарга ашлама кертә башладык. Ул гектарга 1 центнер исәбеннән кертелә (физик авырлыкта). Үсемлекләр куаклану чорында тагын берәр центнердан ашлаячакбыз.

Басуда “Агрокөч-Логистика” җәмгыятенең “Барс” агрегаты эшли. Аның белән Ленар Биктаһиров идарә итә. Ашлама чыгаруда Наил Кыямов, Григорий Фомичев, кран-манипуляторда Рүзәл Хәйбуллин эшлиләр.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.


Нет комментариев