САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда комбайннар арасында да ветераннар бар

Узган атнада район басуларында урып-җыю кампаниясе старт алды.

Дүшәмбе беренче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев составындагы комиссия иң элек «Нөркәй» агрофирмасы басуларында булдылар. 

Икенче төркемдә өченче урынга лаек булган Илнур Ибраһимов җитәкчеләрне түземсезләнеп көтә иде.

– Ватылдыңмы әллә? – дип кызыксынды Фәрит Мөнәвир улы, комбайн тирәсендә маташучы егетләрне күреп.

– Вак-төяк төзексезлекләрне бетерәсе бар, – диде алдынгы механизатор.

– Яхшылап ясагыз, бу егетнең беренчелектән төшкәне юк, – дип өстәде район башлыгы, ярдәмгә килгәннәр янына килеп. 

Илнур тугыз метрлы чапкычлы комбайнда хезмәт куя. Беренче төркемдә эшләүче кыр батырларының «тимер атлар»ы да шундый ук дияргә була, бары тик «яшьрәк» булулары белән аерылалар. Ул төркемдә призлы урыннар алучыларның барысы да – Илнурның хезмәттәшләре, «Нөркәй» агрофирмасы басуларын иңлиләр. Алар арасында иң югары күрсәткечләргә ирешкән Илнар Билалов – беренче, Нәсим Гыйльманов – икенче, Фәнис Гарипов өченче урыннарда урнаштылар.

Өченче төркемдәгеләрнең комбайннары кыскарак – 7-7,5 метр чапкычлы. Монда да «Нөркәй»леләр беренчелекне бирмәде – Булат Сафин җиңүче булып танылды. Без килгәндә, ул бункерын йөк машинасына бушата иде.

Әлеге бишкөнлектә «Сарман» агрофирмасыннан бердәнбер бүләкләнүче хуҗалык ветераны Ринат Сәгъдәтов булды. Ул икенче төркемдә икенче урын алды. Аның комбайны турында да «Кыр эшләре ветераны» дияргә буладыр. «18 ел шушы комбайнда эшлим инде», – диде ул. 

Ә бу төркемдә беренче урынны «Җәлил» агрофирмасыннан Илмир Солтанов алды. Аның энесе Илсур исә урып-җыюга улын – картингчы Әмир Солтановны да иярткән иде.

– Карттан комбайнга күчәргә булдыңмени? – дип кызыксындым мин аннан.

– Әйе, әтигә дә булышасым килә, – диде егет.

«Җәлил» агрофирмасы басулары данын шулай ук Илшат Гайфиев белән Илфар Закиров та якладылар. Алар өченче төркемдә икенче-өченче урыннарны алдылар.

Эшләр кызып кына барганда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен борчый торган проблема туды. «Тагын озакка яңгырлар килергә охшап тора», – диделәр алар. Чыннан да, прогнозлар – бик яхшыдан түгелләр. Шулай да, явым-төшемнәр эшләрне тоткарламаслар, дип өметләнәбез.

23 июльгә булган мәгълүматлар буенча, район басуларында 4013 гектардан 23302 тонна көзге бодай җыеп алынган. План үтәлеше – 26,4 процент, гектарыннан уртача уңыш 58 центнер тәшкил итә. 200 гектардан 240 тонна вика да җыелган, план арттырып үтәлгән. Солы, арыш, язгы бодай, борчак, арпа, бодайга кукуруз үз чиратларын «көтәләр».

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев