САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, басу-кырларда булып, урып-җыю кампаниясенең чираттагы бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Беренче төркемдә, ягъни чит ил техникасында хезмәт куючылар арасында беренчелекне “Нөркәй” агрофирмасыннан Нәсим Гыйльманов алды. Икенче-өченче урыннарны “Җәлил”дән Айнур Харисов белән Ленар Якупов бүлештеләр. 
Икенче төркем – ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүчеләр арасында җиңү “Сарман” агрофирмасыннан Айзат Фәсхетдиновка елмайды. Аның хезмәттәше Ринат Сәгъдәтов икенче булды. “Җәлил”дән Айдар Талипов өченче урын өчен бүләк алды. Ә аның хезмәттәше Илфар Закиров өченче төркемдә, ягъни кыскарак – 7-7,5 метр чапкычлы комбайннар арасында җиңү яулады. “Нөркәй”дән Булат Сафин белән “Сарман” агрофирмасыннан Динар Гыйльфанов икенче-өченче булдылар.

Сүз уңаеннан

Тырыш механизаторларыбызның берсе Рияз Сагутдинов десантчылар көнен басуда каршылый. Бергә-бергә хезмәт куйгач, бәйрәм иткәч, тагын да күңеллерәк,- ди безнең хезмәт иясе.
Аның комбайнында бәйрәм әләме җелферди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев