САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чәчү эшләре төгәлләнеп килә

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Җиңү бәйрәмен хезмәт уңышлары белән каршы алырга әзерләнәләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 92 проценттан артык мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә, районның шактый гына крестьян-фермер хуҗалыкларында бу эшләр инде тәмамланган. Культураларга килгәндә, планда каралган арпа, язгы бодай, борчак, бөртеккә кукуруз тулысынча җир куенына салынган. Чөгендер, көнбагыш кебек культураларны чәчү дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә рапс һәм силоска кукуруз чәчү генә калып бара. 

Реклама

Хәзерге вакытта көзге культураларны тамырдан тукландыруның икенче каты төгәлнеп килә. Үсемлекләрне тәрбияләү эшләре, уңыш культураларын, шикәр чөгендерен чүп үләннәренә каршы эшкәртү дә оешкан төстә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X