Районда чәчү алдынгыларын бүләкләделәр
Бүген районга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов язгы кыр эшләре батырлары белән очрашты. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Җитәкчеләр беренче бишкөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Үзебезнең илдә җитештерелгән техникада эшләүчеләр арасында беренчелекне алган "Сарман" агрофирмасыннан Илдар Зиннуров бүләкләнде. Аның хезмәтәше Мансур Хафизов икенче урын өчен бүләк алды. Өченче урын өчен "Җәлил"дән Самат Имамов акчалата сертификатка ия булды.
Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында Рафаил Гәрәев ("Нөркәй"), Илшат Гыйльфанов ("Сарман"), Галимҗан Гыйльфанов ("Нөркәй") бүләкләнделәр. Бөртеклеләр чәчүдә хезмәт куючы Рудик Хәйретдинов ("Нөркәй"), Дамир Гайнуллин ("Сарман"), Булат Исхаков ("Нөркәй") акчалата бүләккә ия булдылар.
Шикәр чөгендере чәчү буенча Тәлгать Ибраһимов ("Нөркәй"), Зөфәр Гыймадиев ("Җәлил"), Рамил Салихов ("Нөркәй") бүләк алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев