Район басуларында урып-җыю эшләре 75 процент мәйданда тәмамланган
Чагыштырмача матур көннәр торганда, район халкы бакчаларында казынды – бәрәңгене генә түгел, башка төр яшелчәләрне дә алырга тырышты.
Кыр хезмәтчәннәре исә бөртеклеләрне җыеп алырга ашыкты.
Аларның эшенә нәтиҗә узган дүшәмбедә ясалды. Механизаторлар белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев очраштылар, авыр хезмәтләрендә уңышларын билгеләп үттеләр.
Бу юлы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар исемлегенә тагын бер төркем – язгы рапсны теземнәргә салучы механизаторлар өстәлде. Алар арасында «Җәлил» агрофирмасыннан Наил Кыямовка тиңнәр булмады. Икенче урында «Нөркәй»дән Ринат Хаҗиев урнашты. Аның комбайны янында ремонт белән шөгыльләнүче оешма егетләре кайнашалар иде. «Монда эшләр беткәч тә, Кыямов янына барыгыз, аңа да сезнең ярдәм кирәк», – диделәр җитәкчеләр. Алдынгы кыр хезмәтчәннәренең техникалары бераз көйсезләнеп алган булып чыкты. Ә Янурыс авылыннан Азамат Фәрхетдинов икенче басуга керергә әзер тора иде. «Сарман» агрофирмасы данын яклаучы егет рапс салучылар арасында өченче урынга лаек булды.
Гомумән, бу юлы призлы урыннар алучылар арасында әлеге хуҗалык хезмәтчәннәренең шактый булуы күзгә ташланды. Колмәт авылы янындагы басуда җитәкчеләрне дүрт алдынгы механизатор көтә иде. Тугыз метрлы чапкычлы «өлкәнрәк яшьтәге» комбайннарда эшләүчеләр арасында Ринат Сәгъдәтов беренчелекне алды. Шул ук төркемдә Илдар Хафизов өченче урында урнашты – ул да чираттагы урып-җыю сезонына кереште. Өченче төркемдә – 7-7,5 метр чапкычлы комбайннарда эшләүчеләр арасында җиңүче булып Динар Гыйльфанов танылды, Нәфис Фазуллин аннан чак кына калышты.
Белгәнегезчә, беренче төркемдә хезмәт куючыларның да комбайннары тугыз метрлы чапкычларга ия, икенче төркемнән бары тик кулланышта булу сроклары белән генә аерылалар. «Җәлил» агрофирмасыннан Ленар Якупов та даими рәвештә югары күрсәткечләргә ия була. Урып-җыю урыннарын да даими рәвештә алыштырып тора – узган атнада Яхшыбай авылы тирәсендә эшләсә, монысында Иске Минзәләбаш артындагы басуга күчкән иде. Андагы юлларда яңгыр эзләре күренсә дә, бу урып-җыю эшләренә комачауламый булып чыкты. Ленар исә үз төркемендә икенче урынга ия булды.
Беренче төркемдә «Иң-иң» булып «Нөркәй» агрофирмасыннан Фәнис Гарипов танылды, Нәсим Гыйльманов өченче урында урнашты.
– Кодалар бер-берсеннән калышмыйча эшлиләр, диярсез, – диделәр Сарысаз-Тәкермән басуында бераз ялга туктаган механизаторлар.
Шунда ук өченче төркемдә призлы өчлекне япкан Булат Сафин да күренде. Гел беренче урыннарны алып барган егет башкаларга да җиңәргә мөмкинлек бирергә булды, күрәсең.
Агрофирманың «Уңыш» җитештерү комплексы вәкиле Илнур Ибраһимов «Вахитов»лылардан калышмаска тырышты. Ул икенче төркемдә икенче урынны алды.
11 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, районда 27572 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Бу 75 процент мәйданны тәшкил итә. Барлыгы 115015 тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Хәзерге вакытта язгы бодайны урып-җыю эшләре бара. Ул 9001 гектардан 28738 тонна суктырылган. Уртача 31,9 центнер уңыш алынган. 1140 гектардан 2338 тонна язгы рапс урылган. Аның чыгышы гектарыннан 20,5 центнер тәшкил итә.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев